Баш бит
Аргентинада Адвокатлар,
Һиндстанда Телугу теле,
БМОда — Халыкара атом теш тестларга каршылык көне

- 1632 — инглиз фәлсәфәчесе, мәгърифәтче Джон Локк туа.
- 1831 — Майкл Фарадей электромагнитик индукциясен ача.
- 1904 — Сент-Луиста III Олимпия уеннары ачыла.
- 1920 — Кызыл маяк гәзите чыгудан туктый.
- 1924 — татар язучысы, профессор Суфиян Поварисов дөньяга килә.
- 1938 — сәясәтче, Милли Идарә әгъзасы Гомәр Терегулов вафат.
- 1946 — БМОга Швеция, Әфганстан һәм Исландия кабул ителә.
- 1949 — ССРБда беренче атом коралын сынау.
- 1958 — АКШ җырчысы, композитор Майкл Джексон туа.
- 1991 — Азәрбайҗан Югары Шурасы Дәүләт бәйсезлеген торгызу турында декларацияне кабул итә.

Чирмеш теле яки Мари теле (чир. Марий йылме) — мари халкының туган теле, фин-угыр телләренең фин-пермь телләре төркеменә керә. Чирмеш телендә 2 төп сөйләм бар: Тау һәм Болын. Болын чирмеш теленең ике шивәсе бар: Көнчыгыш (урал) сөйләше һәм Төньяк-көнбатыш сөйләше.
Чирмеш (мари) телләрендә исемнәр сан, килеш, зат һәм тартым буенча төрләнә.
Күплек сан категориясе башлыча “-влак” кушымчасы белән билгеләнә, “-шамыч” кушымчасы сирәгрәк кулланыла: пӧрт-влак, пӧрт-шамыч — өйләр; ача-влак — әтиләр; пасу-влак, пасу-шамыч — кырлар. Күмәк күплек сан кушымчасы “мыт” кеше исемнәренә, фамилияләргә һәм туганлык-кардәшлек атамаларына ялгана: Сапаевмыт — Сапаевлар; Эчанмыт — Эчаннар; ачамыт — әтиләр. Ә “ла” кушымчасы кайбер очракларда һәм башлыча күплек санның урын һәм юнәлтү килешләрендә генә актив кулланыла: яллаште — авылларда; яллашке — авылларга.
Татар телен белгән кеше чирмеш теле синтаксисын җиңел үзләштерә. Чирмеш һәм татар телләре җөмләләренең гомуми төзелеше бик охшаш. Ике телдә дә фикер йөртү рәвеше бер үк табигый мантыйк калыбына салынган. Гади җөмләләрдә дә, катлаулыракларында да хәбәрнең иң мөһим өлеше җөмлә азагында урнаштырыла: Тудо книгам лудеш. — Ул китап укый. Ме чодыраш каена. — Без урманга барабыз. Тыйын йоратыме туныктышет кӧ? — Синең яраткан укытучың кем?
↪ Дәвамы
![]()
Сез беләсезме?

- Дөньяның иң зур утравы — Гренландия.
- Лезгиннар саны 2010 елда якынча 700 мең кеше.
- Президентлыгына кадәр Билл Клинтон Арканзас штаты губернаторы булып сайланган иде.
- Эйфель манарасын төзү эше ике ел дәвам иткән.
- Татарстан һәм Башкортстанда яшәүче марилар күбесенчә татар телендә сөйләшәләр.
- АКШ долларлары 1861 елдан гамәлдә йөри.
- 1982—1989 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып Ренат Харис эшли.
- Төньяк Ирландия — Бөекбританиянең административ-сәяси өлеше.
- Балачакта Луи де Фюнесны дуслары «Фюфю» дип атаганнар.
- Клайв Льюисның китабына нигезләнгән Нарния елъязмалары:Арыслан, сихерче һәм тылсымлы шкаф фильмы Яңа Зеландия һәм Чехиядә төшерелә.
- Кайбер галимнәр фикеренчә Gliese 581 g Җир шарының кардәш планетасы булырга мөмкин.
- Йеллоустоун милли паркы АКШның өч штатында урнаша.
- Күп функцияле кәрәзле телефон смартфон дип атала.

БИДС — булдырылган иммунитет дефициты синдромы, шулай ук СПИД (рус. синдром приобретенного иммунного дефицита), ингл. AIDS (ингл. acquired immunodeficiency syndrom) — ВИЧ-инфекциясе фонында үсә торган халәт, ул CD4+ лимфоцитлар саны төшүе, күпләгән инфекцияле булган һәм булмаган, шеш авырулары белән янәшә атлый.
«Иммун дефициты» — ул организмның йогышлы чирләргә каршы торучанлыкның кимүе дип аңларга кирәк, шуның аркасында авыру билгеләре (синдром) килеп чыга. Лимфатик системаның зарарлануы нәтиҗәсендә кеше организмының үз-үзен саклау көчләре кимүенә китерә торган вируслы авыру.
| Соңгы сайланган портал: | Зоология | |
| Соңгы сайланган исемлек: | Россиянең иң биек биналары |
![]()
Сайланган мультимедиа
![]()
Таныш булыйк
Википедия — Бөтендөнья пәрәвезе киңлекләрендә Вики механизмы ярдәмендә универсаль энциклопедия үстерү проекты.
Дөньяның 300 телендә бүлекләре булган Википедиянең максаты — теләсә нинди кеше үзгәртүләр кертеп яхшырта алган, ирекле килеш кулланыла алырлык объектив һәм тикшеренә алырлык эчтәлек тәкъдим итү. Тел-ара координацияләү эшендә лингва-франка буларак инглиз теле кулланыла.
Проект табигате нигез принциплар белән билгеләнә. Эчтәлеге Creative Commons CC BY-SA хокуки лицензиясе буенча булдырыла һәм кулланыла.
![]()
Җаваплылыктан баш тарту
Википедиянең Интернетта яшәвенә ярдәм итүче
![]()
Катнашу
- Катнашырга: Нигез тәртипләр һәм башка кагыйдә-киңәшләр белән танышып алыгыз, һәм вики-этикетны хөрмәт итегез; теркәлү киңәш ителә, әмма мәҗбүри түгел.
- Ярдәм кирәк: Ярдәм битләрне карап чыгыгыз, анда хәл ителмәгән сорауларны исә булышу үзәгебездә сорагыз; теркәлгән катнашучылар ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдергәннәре арасыннан актив волонтёрларга мөрәҗәгать итеп, остаз булулары турында сорый алалар.
- Көчләрегезне тикшерергә: Өйрәнү урынында үзгәртүләр кертеп карагыз яки мәкаләләрне язу / төзәтү киңәшләре белән танышыгыз.
![]()
Җәмгыять
Җәмгыятебез мәкаләләргә үз өлешен тематик проектлар кысаларында һәм бит эчтәлеге турында аралашу урыннары ярдәмендә уртак хезмәттәшлеген башкарган катнашучылардан оеша.
Уртак идеалыбыз — "һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны барлыкка китерү".
Википедиянең татар телле бүлеге җәмгыяте 61 860 теркәлгән катнашучыдан тора, алардан 93 соңгы ай дәвамында кимендә бер үзгәртү кертте. Проектыбызның тотрыклы үсүе өчен 7 катнашучыбыз хезмәт функцияләрен башкаруга сайланган.
Проектыбыз кече, автохтон, Россия һәм Төрки халыклар телләрендәге Википедияләр төркемнәренә керә һәм дөньяның төрле илләрдәге күптеллелекнең әһәмиятен аңлаганнарның ярдәмен күреп яши.
![]()
Вики-кырларыбыз
- Хәзерге вакыйгалар
- Көн тәртибендәге мәсьәләләр
- Соңгы яңалыклар
- Статистика
- Вазыйфалар
- Стратегия
- Эшчәнлек планы
- Алдынгыларыбыз
- Тиешле мәкаләләр исемлекләре:
- 1 000 • 10 000 • 50 000
- Татар теле: мәкалә - портал - татВП проекты (ВМРУ проекты) - тематик агач
- Татарнамә: мәкалә - портал - проект (бүлекләре) - тематик агач - күптелле исемлек -

- Татарстан: мәкалә - портал - проект - тематик агач - күптелле исемлек
- Ай хезмәттәшлеге темасы
- Сайланган эчтәлек
- Соңгы үзгәртүләр
- Яңа битләр
![]()
Тугандаш проектлар
Викиверситет — белем бирү аланы
Викиҗыентык — медиафайллар саклагычы
Викикитап — дәреслекләр һәм белешмәлекләр
Викимәгълүмат — фактик мәгълүмат-белем базасы
Викиөзек — өземтәләр җыентыгы
Викисәфәр — юл күрсәткече
Викисүзлек — сүзлек һәм тезаурус
Викитөрләр — биологик төрләр
Викиханә — оригиналь текстлар
Викихәбәрләр — хәбәрләр агентлыгы
Мета-Вики — проектара хезмәттәшлек аланы
Викимедиа инкубаторы — яңа тел бүлекләре
MediaWiki — «MediaWiki» буенча белешмә
Phabricator — технологик платформаны үстерү


